Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ислам мәдәнияте музеенда «Бертуган Бубыйлар васыяте» дигән күргәзмә ачыла
2021 елда Россиянең татар һәм мөселман җәмәгатьчелеге Габдулла Бубыйның – 150, Гобәйдулла Бубыйның тууына 155 ел тулуны билгеләп үтә.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). 3 декабрьдә 14.00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда татар мәгърифәтчеләре һәм педагоглары – бертуган Нигъмәтуллиннар-Бубыйларның юбилеена багышланган «Бертуган Бубыйлар васыяте» дигән күргәзмә ачыла.
2021 елда Россиянең татар һәм мөселман җәмәгатьчелеге Габдулла Бубыйның – 150, Гобәйдулла Бубыйның тууына 155 ел тулуны билгеләп үтә. Күргәзмә Бубыйларның педагогика, дини тәгълимат һәм ХХ йөз башындагы иҗтимагый-сәяси тормышка керткән өлешен яктырта. Бертуган Бубыйларның «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларында саклана торган вакытлы матбугатта дөнья күргән язмалары һәм китаплары күргәзмәдә төп урынны били.
Габдулла Бубыйның мәдрәсәдәге эшчәнлеге, сәяси вакыйгалар һәм замандашлары турындагы истәлекләре һәм кулъязмалары әлеге материалларны тагын да тулыландыра. Гобәйдулла Бубый тарафыннан язылган арифметика, физика, мантыйк, тел буенча дәреслекләр, Габдулла Бубыйның дини эчтәлектәге китаплары аеруча зур кызыксыну уята. Әлеге материалларны КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе тәкъдим иткән.
Шәкертләрнең хатлары һәм истәлекләре Иж-Бубый мәдрәсәсендәге уку процессы белән танышырга мөмкинлек бирә. Бубый мәдрәсәсе шәкертләре һәм мөгаллимнәренең әлеге хатлары һәм фотолары Татарстанның Әгерҗе районы Тарих һәм мәдәни мирас музее тарафыннан тәкъдим ителгән.
Адресы: Казан, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Ислам мәдәнияте музее.
Күргәзмә көн саен 9.00-19.30 сәгатьләрдә эшли.
Телефоннар: (843) 567-81-25; 567-81-52, 89274203425
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз