news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музейда Салих Сәйдәшевнең култамгасы куелган бердәнбер портреты тәкъдим ителде

«Сәнгатьтә Сәйдәш образы» күргәзмәсендә композиторга багышланган портретлар һәм сыннар белән танышып була.

Милли музейда Салих Сәйдәшевнең култамгасы куелган бердәнбер портреты тәкъдим ителде
Михаил Захаров

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Республикасы Милли музеенда композитор Салих Сәйдәшевнең 120 еллыгына багышланган «Сәнгатьтә Сәйдәш образы» күргәзмәсе ачылды. Анда Салих Сәйдәшевнең култамгасы куелган бердәнбер портреты тәкъдим ителде.

«Күргәзмәдәге төп экспонат — композитор исән вакытта рәссам Әмир Вәлиәхмәтов ясаган бердәнбер портрет. Портретта Сәйдәшевнең култамгасы бар. Рәссам бу портретны Салих Сәйдәшевнең үз бүлмәсендә ясаган. Вәлиәхмәтов вафат булганнан соң, аның кызы композитор сурәтен музейга алып килде. Ул сурәт безнең өчен уникаль табыш булды», — дип сөйләде Салих Сәйдәшев музее җитәкчесе Эльвира Низаметдинова.

Эльвира Низаметдинова сүзләренчә, күргәзмәдә Салих Сәйдәшевкә багышланган эшләрнең барысы да диярлек тәкъдим ителгән, өч-дүрт эш кенә җитми. Анда Рифкать Вахитов, Виктор Федоров, Эрот Зарипов, Герман Мелентьев, Ильяс Айдаров, Николай Смирнов, Канәфи Нәфыйков, Зөфәр Гыймаев иҗат иткән портретларны һәм Бакый Урманче, Мәхмүт Гасыймов ясаган сыннарны күреп була.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Сәгыйть Хәбибуллин Сәйдәшевкә багышланган портретлардан торган тулы күргәзмәне беренче тапкыр күрүе турында сөйләде. «Сәйдәшев музеенда булганым бар, тик күп кенә эшләрне бүген беренче тапкыр күрдем. Һәр рәссам композиторга карашын төрлечә күрсәтә. Бигрәк тә Сәйдәшев туган Ибрә авылы күренеше зур тәэсир калдырды», — дип сөйләде ул.

Бер портрет авторы Рифкать Вахитов үзенең иҗаты турында сөйләде. «Салих Сәйдәшев — минем иң яраткан композиторым. Аның музыкасы минем өчен бик кадерле. Патриот рәссам буларак, аның портретын ясамыйча мөмкин түгел иде. Бу эшне ясауга якынча ике ай вакыт кирәк булды. Сәйдәшев портретын ясау эш түгел, ә ләззәт иде. Мин аны көй язар алдыннан илһамланып утырган вакытын күрсәтергә теләдем», — дип ул.

Милли музейдагы күргәзмә 16 декабрьгә кадәр эшлиячәк. Анда шулай ук Салих Сәйдәшевнең тормыш юлына багышланган «Гомерем минем моңлы бер җыр иде…» дип аталган күчмә күргәзмә белән дә танышып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100