news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Хәкимҗанов: Салих Сәйдәшев әсәрләре бүген дә, киләчәктә дә яңгыраячак

Салих Сәйдәшевнең 120 еллыгы уңаеннан композитор һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Ленар Хәкимҗанов: Салих Сәйдәшев әсәрләре бүген дә, киләчәктә дә яңгыраячак
Михаил Захаров

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Республикасы Милли музее Салих Сәйдәшев декадасын композитор һәйкәленә чәчәкләр салу белән ачып җибәрде. Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Салих Сәйдәшев әсәрләренең бүген яшәвен һәм аларның киләчәге дәвамлы булуы турында әйтте.

«Салих Сәйдәшев — татар музыкасы, театры үсешенә зур өлеш керткән композитор. Аны күз алдына китергәндә, йомшаклыгын, күңел сафлыгын, сөйкемлелеген күрәбез Аның бу сыйфатлары әсәрләрендә чагылыш таба. Салих Сәйдәшев әсәрләре бүген бар һәм киләсе буыннарда да яшәячәк», — диде ул.

ТР Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин Салих Сәйдәшевне татар халкының даһие дип атады, иҗатының халыкчанлыгы белән аерылып торуын әйтте. «Ул һәр татарның йөрәге түрендә лаеклы урын алган. Салих Сәйдәшев гасырлар буе тупланып килгән милли көйләрне иң югары дәрәҗәгә күтәрде», — ди ул.

Татарстан Милли музее җитәкчесе вазифаларын башкаручы Светлана Измайлова Салих Сәйдәшев музеенда барлык ремонт эшләре тәмамлануын һәм коллективның яңа экспозицияләр белән эшләвен әйтте. «Үзе исән вакытта Салих Сәйдәшевне „безнең Салих“ дип йөрткәннәр, бу сүзтезмә киләсе буыннар сөйләмендә кулланылсын иде», — диде ул.

Композитор Әнвәр Шәрәфиев үзен Салих Сәйдәшевнең укучысы дип санавын әйтте. Композиторлык юлын ул Салих Сәйдәшев әсәрләрен өйрәнүдән башлаган. Композитор Илмир Низамов фикеренчә, барлык композиторлар Салих Сәйдәшев салган юл белән бара. «Ул үз заманы өчен новатор булган: традицияне һәм яңалыкны берләштерүче булып тора. Ул керткән тенденцияне башка композиторлар да алды», — диде Низамов.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее мөдире Луара Шакирҗанова Салих Сәйдәшевнең вафатына күп еллар үтүгә карамастан, аның бүген дә яшь талантларны илһамландыруын әйтте.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Илдар Хәйруллин фикеренчә, Салих Сәйдәшевнең фаҗигале тормышы сәнгатькә этәргеч биргән. «Салих Сәйдәшев һәр татарның йөрәгенә үтеп керерлек көй язган. Аның тормышы бик фаҗигале булган. Фаҗигалелек сәнгатькә этәргеч булып торадыр. Хәзер заманча язам дип, милли көйдән китеп баралар», — ди ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100