news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры татар авылларына экспедицияләр нигезендә туган спектакль чыгарды

«Хуш, авылым» спектаклендә геройларының монологлары татар язучылары әсәрләрендә тасвирланган сюжетлар белән аралаштырылган.

Камал театры татар авылларына экспедицияләр нигезендә туган спектакль чыгарды
Владимир Васильев

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры татар авылларына экспедицияләр нигезендә туган «Хуш, авылым» документаль спектаклен чыгарды. Бүген ул премьера алдыннан журналистларга һәм труппага тәкъдим ителде.

Режиссёр Айдар Җаббаров әлеге тамашаны документаль спектакль буларак, экспедиция нәтиҗәләреннән чыгып куйган. Бетеп бара торган авылда яшәгән кешеләрнең тарихын театрның яшь буын артистлары сөйли.

Сәхнә әсәре кеше язмышлары чагылган монологлардан тора. Алар татар язучылары әсәрләрендә тасвирланган сюжетлар белән аралаштырылган.

Спектакльдә Туфан Миңнуллинның «Һәркемнең үз колхозы» һәм «Чакыру билеты», Мөхәммәт Мәһдиевның «Сәнгать корбаннары», Рөстәм Галиуллинның «Дан», Габделхәй Сабитовның «Айбаш» хикәяләре кулланылган.

Тамаша Камал театрының Кече залы өчен әзерләнгән. Спектакльләр театрның зур залындагы тамашалар белән параллель бара. Бары тик алардан бер сәгать соңрак башлана. Премьера декабрь афишасында биш көнгә куелган. Билетлар юк инде.

Спектакльдә Татарстанның атказанган артистлары Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, театр артистлары Фәннур Мөхәммәтҗанов, Алмаз Борһанов, Эльвир Сәлимов, Алинә Мөдәррисова һәм Гүзәл Гюльвердиева катнаша. 



Галерея: «Хуш, авылым!» спектаклен премьера алдыннан күрсәтүдән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100