Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Троицк шәһәрендәге Татар-башкорт китапханәсе Габдулла Тукай исемен йөртәчәк
Китапханәгә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан матур һәм фәнни-популяр әдәбият тапшырылды.
(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәре Татар-башкорт китапханәсенә 130 ел тулуына һәм китапханәгә Габдулла Тукай исемен бирүгә багышланган тантаналы чара узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Троицк шәһәре хакимиятенең гомуми сораулар буенча башлык урынбасары Е.Г.Василяускене Татар-башкорт китапханәсенә Габдулла Тукай исемен бирү турындагы карар белән таныштырды.
Анда Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Халиков, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең гыйльми хезмәткәре А.Х.Гараева, Казан шәһәре филармониясе артистлары Равил Харисов, Вәес Бәйрамов, Алсу Вәлиуллина, “Татар кызы 2017” бәйгесе җиңүчесе Гөлназ Гатина катнашты.
Алар Татар-башкорт китапханәсенең эшчәнлеге белән танышты, Г.Тукайның Троицк шәһәрендә яшәгән йортта да булды. Чиләбе өлкәсе мили-мәдәни мөхтарияте һәм Казан шәһәре филармониясе белән берлектә тамашачылар өчен концерт программасы әзерләнде.
Китапханәгә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан матур һәм фәнни-популяр әдәбият тапшырылды.
Рәсми өлештән соң түгәрәк өстәл оештырылды. Биредә Татар-башкорт китапханәсе базасында киләчәктә фәнни-гамәли конференция уздыру мөмкинлеге турында фикерләр әйтелде. Троицк шәһәре хакимияте 2020 елда Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган туристик маршрут проектын булдыру теләген белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз