news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры селфи бәйгесе игълан итте

Камал театры төсләре белән бизәлгән поезд янында фотога төшеп, спектакльләргә чакыру билетлары отып була.

Камал театры селфи бәйгесе игълан итте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Камал театры брендлы метро поезды янында иң матур селфига бәйге игълан итә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Октябрь аенда театр Казан метросы белән берлектә «Театраль поезд» булдырды. Камал театры төсләре белән бизәлгән поезд гыйнвар уртасына кадәр йөриячәк.

Бәйгедә катнашу шартлары:

  • 2 декабрьдән 20сенә кадәр театраль поезд янында селфи төшәргә;
  • Фотоны ВКонтакте яки Инстаграмдагы (лента яки история) үзеңнең сәхифәңә урнаштырырга һәм #Театральныйпоезд хэштегы куярга. Аккаунт ачык булырга тиеш;
  • Фотода Камал театрын @kamalteatr билгеләргә һәм безнең сәхифәләргә язылырга.


Иң күп лайк җыючылар җиңү яулаячак. Бәйгенең нәтиҗәсе татар театрының туган көнендә — 22 декабрьдә игълан ителәчәк. Бәйгенең бүләкләр фонды: Камал театры тамгасы төшерелгән шарф, стена календары, көндәлек һәм спектакльләргә чакыру билетлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot