news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Булачак артистлар Гаяз Исхакый әсәре буенча куйган эскизны белгечләр югары бәяләде

Казан театр училищесында I PROTеатр фестиваль-лабораториясе бара.

Булачак артистлар Гаяз Исхакый әсәре буенча куйган эскизны белгечләр югары бәяләде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан театр училищесының I PRОТеатр фестиваль-лабораториясе Гаяз Исхакыйның «Теләнче кыз» әсәре белән башланып китте. Әсәрне II татар курсы студентлары тәкъдим итте.

Казанда I PRОТеатр фестиваль-лабораториясе бара. Аның кысаларында студентларның иҗат эшләре, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте һәм актерлык осталыгы буенча чакырылган белгечләрнең осталык дәресләре каралган. Спектакльләр Казан театр училищесының Өйрәнчек театрында үтә, осталык дәресләре Театр әһелләре берлегендә бара.

II татар курсын ирле-хатынлы Низамиевлар алып бара. Лилия Низамиева татар драма курсының сәнгать җитәкчесе, Илнар Низамиев татар эстрада курсын җитәкли. Курска сәхнә телен Габдерәүф Нуриев һәм Инсаф Абдулла укыта. «Теләнче кыз» әсәрен Лилия Низамиева сәхнәләштергән.

Студентларның сәхнә әсәрен белгечләр югары бәяләде. Әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинова фикерен сәхнәгә чыгып тамашачыга да җиткерде.

«Мин быел Театр студияләре фестивалендә биредә барган тамашадан гайрәтем чиккән иде. Башка студияләр үз мәдәниятендәге иң яхшы әсәрләрен китергәндә, без чит ил әдәбиятының күчермәсен күрсәттек. „Халкымның татар мәдәниятен күрсәтерлек иҗатчылары калмадымыни?“ дидем, копирайтерга гына әйләндекмени?! Миңа оят иде», — диде Миләүшә Хабетдинова.

«Бүгенге әсәрне күргәч мин безнең әле татар әсәрләрен күрсәтә алырлык остазларыбыз барлыгын күрдем. Әйе, биредә күрсәткәннәр Тургеневта да бар, әйе, Горький да бар монда, ләкин татарча яңгырады. Бу Гаяз Исхакыйның да хыялы булган. Көнчыгыштан иң яхшысын алып, татар йөзе белән алга атлыйк», — диде галимә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100