news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус сәбәпле, Concordia заманча музыка фестивале кичектерелә

Музыкаль форумны уздыруның төгәл көне соңрак билгеле булачак.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Concordia заманча музыка X Халыкара фестивален ачу 7 ноябрьгә планлаштырылган иде. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы сәбәпле, аны кичектерергә булдылар. Бу хакта Татарстан Дәүләт симфоник оркестры матбугат хезмәте социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, имин булмаган эпидемиологик вазгыятькә бәйле, чир таралуны кисәтү һәм кадерле тыңлаучыларыбызның сәламәтлеген саклау максатыннан София Гобәйдуллина исемендәге Concordiа X Халыкара заманча музыка фестивале күчерелә. Фестивальне үткәрү көне турында өстәмә хәбәр ителәчәк. Гафу үтенәбез һәм аңларсыз дип өметләнәбез», диелгән хәбәрдә.

Казанда Concordia фестивале ел саен үткәрелә. Аның төп максаты киң аудитория арасында заманча классик музыканы популярлаштыру булып тора. Фестиваль программасына Татарстан башкаласында беренче тапкыр яңгыраячак әсәрләр кертелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100