Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ютазы районы Акбаш авылында Орчык бәйрәме уздырылды
Чараны мәдәният йорты җитәкчесе Резидә Газизуллина, сәнгать җитәкчесе Рузилә Газизуллина һәм “Әллүки” фольклор түгәрәгендә катнашучылар әзерләде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Ютазы, 3 ноябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районы Акбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашларына борынгы Орчык бәйрәмен тәкъдим итте, дип яза җирле басма.
Гадәттә елның бу фасылында уздырыла торган авыл утырмаларының театральләштерелгән куелышында әби-бабаларыбызның йолалары, җыр-биюләре, уеннары, тулаем авыл тормышы, көнкүреше тәкъдим ителде. Артистлар шулай ук акбашлыларга туган авыллары тарихы турында сөйләргә дә мөмкинлек тапты. “Ак калфак” җирле оешмасы җитәкчесе Венера Мезенцева билгеләп үтүенчә, кешеләр бер-береннән ераклашкан бу заманда мондый куелышлар аларга әби-бабаларыбызга хас булган җылы дуслык мөнәсәбәтләре турында искәртергә һәм аларны кешеләргә кайтарырга тиеш. Чараны мәдәният йорты җитәкчесе Резидә Газизуллина, сәнгать җитәкчесе Рузилә Газизуллина һәм “Әллүки” фольклор түгәрәгендә катнашучылар әзерләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз