news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда татар сәнгать әһелләре катнашында музыкаль-әдәби кичәләр булды

Милләткә хезмәт итүдә аеруча актив катнашкан милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылды.

Башкортстанда татар сәнгать әһелләре катнашында музыкаль-әдәби кичәләр булды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстаннан бер төркем язучылар һәм артистлар Россия төбәкләрендә милләттәшләребез белән матур очрашулар уздыра. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев җитәкчелегендәге делегация Туймазы шәһәренә килде.

Биредә кунакларны Татар мәдәни үзәгендә милләттәшләр каршы ала. Бергәләп алар Үзәк каршындагы бөек шагыйребез Г.Тукайга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Шулай ук Төмәнәк авылындагы «Бабай утары» белән дә таныштылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстаннан килгән делегация Бәләбәй, Бакалы, Бүздәк, Ярмәкәй, Шаран, Туймазы районннарыннан, Туймазы һәм Октябрьский шәһәрләреннән җыелган татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Милләттәшләребез каршында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев чыгыш ясады. Ул залдагыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән сәламләде һәм татар конгрессы башкарган эшләр хакында сөйләде.

Чарада катнашучы язучылар үз иҗатлары белән таныштырды, телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклау мәсьәләләрен күтәрделәр. Очрашу Казан шәһәре филармониясе артистлары башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды.

Милләткә хезмәт итүдә аеруча актив катнашкан милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100