Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Кол Гали поэмасы буенча театр проекты игълан ителде
Спектакль өстендә эш бер елга якын дәвам итәчәк.
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Казанда болгар шагыйре Кол Галинең «Кыйсса-и Йосыф» поэмасы буенча театр проекты игълан ителде. Катнашучыларны җыю турында «Живой город» фонды хәбәр итә.
Проект Татарстан Милли китапханәсендә урнашкан MOÑ театр мәйданчыгында гамәлгә ашырылачак. Спектакль өстендә эш бер елга якын дәвам итәчәк, 2021 елның июлендә күрсәтеләчәк.
Оештыручылар проектта катнашырга театрга катнашы булмаган иҗади һөнәрләр ияләрен чакыра. "Без музыкант, рәссам, композитор, оператор, архитектор, журналистны кастингта күрергә шат булачакбыз. Чынлыкта сезнең һөнәрнең әһәмияте юк», — ди алар.
Режиссер Туфан Имаметдинов, хореограф Марсель Нуриев, хореограф биюче һәм актер Нурбәк Батулла, биюче һәм актриса Айсылу Мирхафизхан проект кураторлары булачак.
Текст белән эшләү оригинал телендә алып барылачак (поэма төрки телдә язылган). Гаризаны театр мәйданчыгы сайтында анкета тутырып, 11 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз