news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучылар берлегендә әләкчелек һәм плагиат проблемасын тикшерәләр

Берәүнең дә кешенең әдәби мирасын үзләштерү хокукы юк, ди Ринат Мөхәммәдиев.

Язучылар берлегендә әләкчелек һәм плагиат проблемасын тикшерәләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлегендә Ринат Мөхәммәдиевның "Ак кәгазь нидән саргая..." романында күтәрелгән проблема - әләкчелек һәм плагиат турында фикер алышу бара. Утырыш Берлекнең тәнкыйть секциясе инициативасы белән оештырылган. Утырышта автор үзе дә катнаша.

Сүз "Казан утлары"ның 5нче һәм 6нчы саннарында басылып чыккан әсәр турында бара. Сюжетның новеллаларны берләштерүче төп герое Нәкис дип бирелгән. Аның шәхес культы елларында күренекле галимнәрне юк итеп, аларның әсәрләрен үзләштерүе турында язылган.

Ринат Мөхәммәдиев үзенең кереш сүзендә әлеге әсәрнең язылу тарихын сөйләп узды. "Мин кеше ни әйтер икән дип язмыйм. Язмый кала алмаганга яздым. Берәүнең дә башка кешенең әдәби мирасын үзләштерергә хокукы юк", диде ул. Автор бу әсәр буенча үзен яла яга дип бәялүчеләр булса, алар өчен җаваплары булуын әйтте.

Утырышны алып баручы әдәбият тәнкыйтьчесе Əлфәт Закирҗанов сүзне әлеге әсәрнең прототибы түгел, ә персонаж турында алып бару кирәклеген әйтте.

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис Нәкис персонажын татарның начар кеше мәгънәсендәге нәкәс сүзенә охшаш булуын әйтте. "Əмма әсәрнең төп максаты прототибын ачу түгел, ә заман чирен күрсәтү", - диде ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot