Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балалар өчен «Камал театрының яңа бинасын ничек күрәсең?» бәйгесе игълан иттеләр
Бәйгенең төп бүләге - ВИП-абонемент алу өчен, 12 яшькә кадәрге балаларга театр бинасы турында рәсем ясап җибәрергә кирәк.
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Камал театры балалар өчен «Камал театрының яңа бинасын ничек күрәсең?» дип аталган рәсемнәр бәйгесе игълан итте. Бәйгедә 12 яшькә кадәр балалар катнаша ала.
Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иң яхшы эшләр Камал театры фойесында куелачак. Конкурсның төп призы ВИП-абонемент — 116нчы сезонның һәр премьерасына 2 кешелек чакыру.
Конкурста катнашу өчен:
- «Камал театрының яңа бинасын сез ничек күрәсең?» дигән темага рәсем ясарга.
- Рәсемне театрның ВКонтакте төркемендәге махсус альбомга урнаштырырга. Рәсем астына баланың исем фамилиясен яшен күрсәтергә. Бер катнашучыдан өч эш кабул ителә.
- Үзегезнең вконтакте яки инстаграмда битегездә (аккаунт ачык булырга тиеш) #камал_116_сезон #виптамашачы #камалтеатрыняратам хэштэглары белән рәсемне урнаштырырга
- Театр төркеменә язылырга.
Конкурс эшләре 17 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Аннары 18-19 сентябрьдә жюри әгъзалары 9 иң яхшы рәсемне сайлап ала. 20-29 сентябрь көннәрендә театрның Вконтакте төркемендә иң яхшы эшләр өчен тавыш бирү үткәрелә. 30 сентябрьдә җиңүче игълан ителә. Рәсми бүләкләү 1 октябрьдә яңа 116нчы сезон ачылышында үтәчәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз