news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа «Нур» татар театры яңа музыкаль комедия әзерли

Мөдәррис Багаев пьесасы буенча музыкаль комедия премьерасы 2020 елның 9, 10 һәм 23 октябрендә булачак.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»).Уфаның «Нур» татар дәүләт театрында Мөдәрис Багаевның «Әтинең кызына өйләнәм» пьесасы буенча музыкаль комедия премьерасына әзерлек бара. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Премьера 2020 елның 9, 10 һәм 23 октябрендә булачак.

Спектакльне режиссер Илдар Вәлиев, композитор Урал Иделбаев, рәссам Нурия Габидуллина, костюмнар буенча рәссам Наталья Степанова, хореограф Рәмизә Мөхәммәтшина куя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100