news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә театр залларының тулылыгын 70 процентка кадәр арттырырга рөхсәт итәчәкләр

Хәзерге вакытта театр заллары 50 процент тамашачыны гына кертә ала.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Сентябрь уртасыннан Россиядә театр залларының тулылыгы 70 процентка кадәр артырга мөмкин. Хәзер бу күрсәткеч 50 процент дәрәҗәсендә. Бу хакта статс-секретарь — РФ мәдәният министры урынбасары Алла Маниловага сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Хәзер бездә заллар 50 процент дәрәҗәсендә тутырыла. Мәдәният министрлыгы санитар хезмәтләр, санитар табиблар белән килеште, безгә сентябрь уртасыннан башлап, битлек һәм перчаткалар киюне саклап, залны 70 процентка кадәр тутырырга рөхсәт ителә», - дип белдерде министр урынбасары.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстанда коронавирус чикләүләренең чираттагы йомшаруын хәбәр иткән иде: хәзер спорт матчлары вакытында трибуналарда тамашачылар саны ике тапкыр артты. Бу шулай ук җәйге верандалардагы чара кунаклары санына да кагыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100