news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакиров исемендәге премиягә гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә

Беренче премия 2021 ел башында Илһам Шакировның туган көнендә тапшырылачак.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә дәгъва кылучылардан гаризалар 2020 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә республика мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.

«22 августтан башлап заявкалар ала башладык, 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Дәрәҗәсе ягыннан Тукай исемендәге премия — иң зурысы. Аннары Илһам Шакиров исемендәге премия саналачак», — диде ул.

Ул бәйгедә катнашучыларның чыгышларын Мәдәният министрлыгының эксперт комиссиясе караячагын, чит илдәгеләр дә катнаша алсын өчен, онлайн режим каралганын әйтте. 

Премия ике елга бер тапкыр биреләчәк. Өч номинациянең һәркайсында 200 мең сум акча биреләчәк. «Вокал (хатын-кыз)», «Вокал (ир-ат)», «Һәвәскәр җырчы» номинацияләре кертелгән.

Кандидатларны иҗтимагый, фәнни, мәдәни, белем бирү оешмалары чыгара ала. Үзешчәннәр үз теләге белән үзләрен тәкъдим итә ала.

Беренче премия 2021 ел башында Илһам Шакировның туган көнендә тапшырылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100