news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан язучылары Уфага Мәҗит Гафуриның туган көне уңаеннан очрашуга барды

Рифат Җамал һәм Нәҗибә Сафина әдипнең туган авылы Җилем-Каранда шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.

Татарстан язучылары Уфага Мәҗит Гафуриның туган көне уңаеннан очрашуга барды
Татарстан Язучылар берлеге

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Уфада татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы Мәҗит Гафуриның туган көне уңаеннан очрашу булды.

Әлеге очрашуда катнашу өчен Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисенең оештыру эшләре буенча урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал һәм күренекле татар шагыйрәсе Нәҗибә Сафина барды, дип хәбәр итте Татарстан Язучылар берлеге.

Мәҗит Гафурига багышланган чаралар Гафури районында дәвам итте. Ул әдипнең туган авылы Җилем-Каранда шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Бәйрәм кунаклары бөек әдипкә багышланган чыгышларында аның иҗатын югары бәяләделәр, шигырьләрен укыдылар, диелә бу хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100