news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре программасы билгеле

Башкаланың Татар мәдәни үзәгендә Кави Нәҗминең 120 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла.

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Мәскәүдә 14, 15 һәм 18 августта Татарстан мәдәнияте көннәре һәм аларга багышланган чаралар узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге.

Коронавирус пандемиясе чикләүләр белән бәйле рәвештә, быел бәйрәм чаралары саны кыскартылган.

Шимбә көнне, 14 августта, 16.00 сәгатьтә Новокузнецкий урамындагы скверда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салалар. Тантанага теләге булган һәркем кушыла ала. Шул ук көнне 16.30 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә күренекле татар язучысы һәм тәрҗемәче Кави Нәҗминең тууына 120 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла.

17.00 сәгатьтә шунда ук шагыйрә Эльмира Җәлилова, Татарстан Республикасының атказанган артисты Илүсә Хуҗина һәм башка мәдәният эшлеклеләре катнашында шигъри кичә була. Чарага килү өчен алдан теркәлү узарга кирәк булачак.

15 август программасында Татар мәдәнияте үзәгендә фильмнар күрсәтү каралган. Анда фильмны төшерүчеләр катнашачак.

18 августта, Мәскәү Халыкара музыка йортында ТР Дәүләт симфоник оркестры, Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры һәм музыка сәнгате осталары катнашында тантаналы гала-концерт узачак. Коронавируска каршы чикләүләр нигезендә, зал 70 процентка гына тутырыла, ә керү чакыру билетлары буенча.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы планлаштырылган, диделәр Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100