Башкортстан халык бию ансамблен кем җитәкләячәге билгеле булды

Уфада Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре вазифасына бәйге үткәрелде.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Кичә Уфада Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре вазифасына бәйге үткәрелде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүче ачыкланды. Моңа кадәр директор урынбасары булып эшләгән Рафис Хәлимов хәзер Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык бию ансамблен җитәкләячәк. Элегрәк коллективка берничә ел дәвамында Башкортстанның халык артисты Филүз Казакбаев җитәкчелек итте.