news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Язучы Фәнил Галиев вафат булды

Мәрхүмне бүген әтисенең туган авылы - Теләче районының Орымширмә авылында җирлиләр.

Язучы Фәнил Галиев вафат булды

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). 2 июльдә, озакка сузылган каты авырудан соң, язучы Фәнил Галиев вафат булды. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәрхүмне бүген әтисенең туган авылы — Теләче районының Орымширмә авылында җирлиләр.

Фәнил Галиевка 2019 елның июлендә 80 яшь тулган иде.

«Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын. Якыннарына сабырлык телибез», — дип кайгы уртаклаша ТР Язучылар берлеге.

news_right_1
news_right_2
news_bot