news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда онлайн-Сабантуй программасын тәкъдим иттеләр

Республика бәйрәме 4 июльдә, «ТНВ» — «Татарстан — Яңа гасыр» каналында реаль вакыт режимында узачак.

Чаллыда онлайн-Сабантуй программасын тәкъдим иттеләр
Набчелны.ру

(Чаллы, 3 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда виртуаль Сабантуйда музейга экскурсиягә барып, татар биюе тарихын белергә һәм чәкчәк әзерләргә өйрәнергә мөмкин булачак. Бу хакта журналистларга шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Румиль Карамиев хәбәр итте.

4 июльдә, «ТНВ» — «Татарстан — Яңа гасыр» каналында 7.00-20.30 сәгатьләрдә узачак республика Сабантуенда Чаллының «Болгарлар» җыр һәм бию театры катнашачак.

Моннан тыш, җомга һәм шимбә көннәрендә Чаллы мәдәният учреждениеләре социаль челтәрләрдә Сабантуйга багышланган берничә программа тәкъдим итәчәк. «КАМАЗ» мәдәният сарае шәһәрлеләрне халык флешмобында, сабантуй бәйрәме традицияләре буенча онлайн-викторинада катнашырга чакыра. «Энергетик» мәдәният йорты коллективы «Чаллыда Сабантуй тарихы» онлайн-концерты белән чыгыш ясаячак. «Эврика» мәдәни үзәгендә аш-су тактасын бизәү һәм татар түбәтәен чигү буенча остаханә узачак.

«Кызыл тау» мәдәният үзәгендә Чаллыда яшәүчеләрне милли ашлар тарихы белән таныштырачаклар. Хуҗабикәләрләр өчен «Сабантуй гүзәле» бәйгесендә катнашучыдан чәкчәк рецептын да язып алу мөмкинлеге дә булачак. Оештыручылар шулай ук Тарих-туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә барырга киңәш итә, анда кунаклар татар йортын һәм сәүдәгәр кибетен карый алачак. Картиналар галереясе сәнгатьтә милли бәйрәм темасын ачачак.

Чараларны трансляцияләү «ВКонтакте» һәм «Инстаграм» социаль челтәрләрендә Мәдәният идарәсе төркемнәрендә алып барылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100