Туфан Миңнуллин, Болгарга сәяхәттә катнашу өчен, Уфага килде

Әлеге сәяхәтне менә уналтынчы тапкыр инде «Рамазан» төрки милли-агарту үзәге оештыра
(Уфа, 3 июль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстаннан зур гына төркем милләттәшләребез бүген кич Ю.Гагарин исемендәге теплоходта Бөек Болгарга чираттагы сәяхәткә чыга.
Быел әлеге матур сәяхәттә, Башкортстандагы күренекле шәхесләр белән бергә, Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин, атаклы актриса Нәҗибә Ихсанова, сәнгать осталары гаиләсе Маликовлар – Рөстәм, Гүзәл, Муса һәм Гайса һәм башкалар да катнаша.
Күренекле драматургыбыз Туфан ага Миңнуллин, Уфадан барлык сәяхәтчеләр белән бергә юлга чыгу өчен, бүген Башкортстанга килде. Татарстанның башка сәнгать осталары да теплоход сәфәргә чыкканчы килеп җитәчәк. Туфан ага быелгы сәяхәтнең милли театрга багышлануын ихлас шатланып кабул иткән. Болгарга сәяхәтнең эчтәлекле һәм күңелле үтәчәгенә дә шикләнми ул.
“Рамазан” үзәге җитәкчесе, Башкортстан дәүләт университеты татар бүлеге мөгаллиме, шушы сәяхәтне оештыручы Марат Шәрипов әйтүенчә, быелгы бәйрәм 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Сәяхәтнең маршруты элеккечә: Уфа-Сергеевка-Түбән Кама-Болгар-Казан-Яр Чаллы-Уфа юнәлешендә.
Әлеге сәяхәтне менә уналтынчы тапкыр инде «Рамазан» төрки милли-агарту үзәге оештыра.
Марат Шәрипов сүзләренчә, бу юлы да Ю.Гагарин исемендәге теплоходта милләттәшләребез өчен бай милли-мәдәни программа әзерләнгән. Анда күренекле җырчыбыз Фәридә апа Кудашеваның да катнашуы бик матур бизәк булачак. Бай программада – көндәлек концертлар, кызыклы очрашулар, шул исәптән, Болгарда йөздән артык татар һәм башкорт язучылары катнашлыгындагы әдәби мәҗлес, иҗади кичәләр каралган. Тарихи урыннар буйлап сәяхәтләр кылу, Сабантуй бәйрәме, балалар өчен “Рамазан” мәдрәсәсе, яшьләр өчен дискотекалар һәм башка мәдәни чаралар бер атна дәвамында шаулап-гөрләп торачак.