news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның атказанган артисты Гөлшаһидә Сәләхова вафат

Актриса шактый еллар Минзәлә театрында эшләгән булган.

Татарстанның атказанган артисты Гөлшаһидә Сәләхова вафат
https://www.instagram.com/alfiiakhabibullina2211/

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шактый еллар Минзәлә татар дәүләт театрында эшләгән Татарстанның атказанган артисты Гөлшаһидә Сәләхова вафат. Бу мәгълүматны Минзәлә театрының матбугат үзәге раслады.

«Гөлшаһидә Сәләхованың үлеме турында бүген ишеттек. Кызы аның бүген вафат булуын әйтте. Гөлшаһидә шактый еллар безнең театрда эшләгән талантлы актриса иде. 2015 еллардан бирле бездә эшләми иде инде», — диде театрның әдәби бүлек мөдире Нурсибә Адиева.

Туганнары Гөлшаһидәне туган авылына алып кайтып җирләячәкләрен әйткәннәр. Ул Актаныш районының Кормаш авылыннан.

Гөлшаһидә Сәләхованың Минзәлә театры сәхнәсендә уйнаган соңгы рольләренең берсе — Достоевскийның «Дядюшкин сон» әсәре буенча куелган «Абзыйның төше» спектакле. Спектакльне Ренат Әюпов сәхнәләштергән булган.



news_right_1
news_right_2
news_bot