news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда сугыш елларында төрле телләрдә чыккан листовка һәм газеталар күргәзмәсе ачыла

Әлеге уникаль экспозиция Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Казанның Халыклар дуслыгы йортында Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзындагы төрле халыклар телендә дөнья күргән плакатлар, листовкалар һәм газеталар күргәзмәсе ачыла. Әлеге уникаль экспозиция Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

Тамашачыларга беренче тапкыр Кызыл армия Сәяси идарәсе листовкаларының татар, әрмән, азәрбайҗан, башкорт, грузин, кыргыз, таҗик, үзбәк һ.б. телләрдә басылган күчермәләре тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, күргәзмәдә тәүге тапкыр совет хәрбиләре үз телләрендә биргән ант текстлары белән дә танышырга мөмкин.

Язучы Илья Эренбургның сугышта катнашкан СССР халыклары турындагы мәкаләләр циклына аерым стенд багышланган. Ул «Татарлар», «Әрмәннәр», «Кыргызлар» һ.б. материалларны үз эченә ала.

Күргәзмәне оештыручылар репринтларның электрон күчермәләренә төрле музей һәм архивларда заказ биргән. Аларның бер өлеше моңа кадәр беркайчан да күргәзмәгә куелмаган һәм тар даирә белгечләргә генә билгеле булган, дип искәртә экспозицияне оештыручылар.

Күргәзмә Җиңү көне алдыннан, 8 майда ачыла. Керү – бушлай, дип хәбәр итә Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100