news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Винера Ганиева һәм аның шәкерте онлайн-концерт бирәчәк

Онлайн-трансляция Казан кооператив институтының актлар залыннан алып барылачак.

Винера Ганиева һәм аның шәкерте онлайн-концерт бирәчәк
архив/Владимир Васильев

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). 6 май көнне, ифтардан соң, сәгать кичке сигездә Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, профессор Винера Ганиева һәм аның шәкерте, «Үзгәреш җиле» проекты солисты, «Болгар» премиясе лауреаты, «Татар моңы», Рәшит Ваһапов, Әлфия Авзалова конкурслары лауреаты Илнар Миранов туры эфирда чыгыш ясаячак. Бу хакта Бөтендөнья конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Онлайн-трансляция Казан кооператив институтының актлар залыннан алып барылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100