news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратовта «Җиңү көне» җырын беренче башкаручы Идел буе җыр марафонына кушылды

Патриотик акцияне Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты башлады.

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Саратов өлкәсе Идел буе федераль округының «Безнең Җиңү көне» җыр марафонына кушылды. Акция кысаларында танылган «День Победы» җырын аның беренче башкаручысы, СССРның халык артисты, Глинка исемендәге Бөтенсоюз вокалчылар конкурсы лауреаты, Л.В.Собинов исемендәге Саратов дәүләт консерваториясе профессоры Леонид Сметанников башкарды. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.

«Борынгы бабаларыбызның бөек батырлыкларын, аларның безнең тыныч күк өчен гомерләрен бирүләрен истә тоту бик мөһим», — диде Леонид Сметанников.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнче үк язылган видеороликта җырчы Шнитке исемендәге Саратов өлкә филармониясенең «Хор музыкасы театры» катнашында җырлый. Саратовлылар җырны яздыру өчен Хәрби һәм хезмәт даны музееның ачык һавадагы территориясен сайлаган.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты тәкъдиме белән җыр марафоны 25 апрельдә башланды. Патриотик акция төбәк халкын бердәм халык хорына берләштерү максатыннан үткәрелә.

Идел буе федераль округы төбәкләренең роликларын һәм «День Победы» җырын Идел буе халыклары телләрендә төбәк телеканалларында һәм радиостанцияләрендә, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм #песнипобедыПФО һәм #НашПобеды хештеглары белән социаль челтәрләрдә күрергә һәм тыңларга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100