news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры спектакльләре геройларын гәүдәләндерү бәйгесе игълан итте

Бәйгедә катнашу шартлары белән @kamalteatr Инстаграм аккаунтында яисә театрның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Камал театры спектакльләре геройларын гәүдәләндерү бәйгесе игълан итте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Камал театры спектакльләре геройларын гәүдәләндерү бәйгесе игълан итте. Моның өчен яраткан спектакль герое булып киенергә һәм селфи төшәргә кирәк. Иң оригиналь костюм авторына Камал театры kamalteatr.ru сайтында күрсәтелүче онлайн спектакльләргә ВИП-абонемент бүләк итәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә катнашу шартлары белән @kamalteatr Инстаграм аккаунтында яисә театрның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Бәйгене үткәрү этаплары:

2-10 май — фотолар элү, заявкалар кабул итү;

10 май — жюри әгъзалары белән иң яхшы 10 образны сайлап алу;

11-15 май — Камал театрының ВКонтакте төркемендә спектакльләр геройларын иң төгәл һәм үзенчәлекле гәүдәләндергән катнашучыларыбыз өчен тавыш бирү;

16 май — җиңүчене игълан итү.

Бәйгенең төп бүләге — Камал театры kamalteatr.ru сайтында май аенда күрсәтеләчәк барлык онлайн спектакльләргә ВИП-абонемент.

news_right_1
news_right_2
news_bot