news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«СалаваТік» Барсик катнашында «Ак Барс» хоккейчылары уенын хуплап клип яздырган

Балалар хайваннар костюмнарында «Ак Барс чемпион» күңелле биюен башкара.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). «СалаваТік» балалар видеопроекты «Ак Барс» хоккейчылары уенын хуплап, Барсик катнашында трек һәм клип яздырган.

Хайваннар костюмнарында биш бала «Ак Барс чемпион» күңелле биюен башкара. Барсик алар белән бергә бии, әмма аларның һәр хәрәкәтен кабатлап өлгерә алмый.

Яшь блогерларның YouTube-каналында инде биш җыры тупланган, аларны 30 мең кеше караган.

YouTube-каналыннан тыш, «СалаваТік» роликлары Instagram @tatmedia_junior аккаунтында басыла.

«СалаваТік» проекты Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла. Проектның төп максаты — өлкән һәм урта буынга таныш балалар җырларын заманча кызыклы форматка салу һәм аларны яңа буынга җиткерү.

Проектта кечкенә артистлар — Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе балалар студиясендә шөгыльләнүчеләр катнаша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100