420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Башкорт телен үстерү һәм саклау фонды Бөтендөнья башкорт корылтае ярдәмендә «Таҡмаҡ-баттл» бәйгесен оештыра. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Конкурста катнашучыларны үз төбәгендәге такмакларның уникаль үрнәкләре белән уртаклашырга яки үзләре иҗат иткән такмакларны тәкъдим итәргә чакыралар. Такмакның бер-өч минутлык видеосын 30 июньгә кадәр бәйгенең ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемендә тәкъдим ителгән хәбәрләрдә урнаштырырга кирәк.
Конкурста теләгән һәркем: иҗат коллективлары, иҗат берләшмәләре, түгәрәкләр, студияләр, балалар иҗат үзәкләре, сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк, иң яшь катнашучы исә махсус приз белән билгеләп үтеләчәк.
Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак, призерларны исә бәйгенең партнерлары әзерләгән махсус бүләкләр көтә. Бәйгенең төп бүләге — «Якты-Күл» шифаханәсенә ике кешелек юллама.