news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенә нәтиҗә ясалачак

Тантанада сигез номинациядә җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). 5 март көнне «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенә йомгак ясала. «Тантана Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы сәхнәсендә үтә. Ул  11.00 сәгатьтә башлана», дип хәбәр итә оештыручылар.

2022 елда конкурста Татарстанның 43 муниципаль районы һәм ике шәһәре — Казан һәм Чаллыда яшәүчеләр катнашкан. Барлыгы 300дән артык гариза кабул ителгән.

Тантанада сигез номинация буенча — «Хатын-кыз — ана», «Хатын-кыз — лидер», «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият», «Минем язмышым — минем һөнәрем», «Хатын-кыз — галим», «Өченче буын герое», «Бизнес-леди» һәм «Хатын-кыз — ел үрнәге» җиңүчеләренең исемнәре билгеле булачак.

«Мондый бәйгеләр нәтиҗәсендә безнең тормышның төрле өлкәләрендә үзен күрсәтүче хатын-кызларны билгеләп үтү мөмкинлеге бар. Хатын-кызларыбыз гаилә учагын саклаучы әниләр дә, һөнәри эшчәнлекләрендә нәтиҗәләргә ирешкән лидерлар да», — диде конкурс комиссиясе рәисе — «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева. 

Татарстанның сигез шәһәрендә узган зона турлары нәтиҗәләре буенча, республика этабына 101 кандидатура тәкъдим ителгән. Иң күп гаризалар «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият», «Минем язмышым — минем һөнәрем» һәм «Хатын-кыз — лидер» номинацияләрендә бирелгән.

Шулай ук бу көнне «Ир-ат — лидер» һәм «Ир-ат — мәрхәмәтле йөрәк» номинацияләрендә җиңүчеләр игълан ителәчәк. «Безнең өчен кандидатның актив социаль эшчәнлек алып баруы, кешеләргә ярдәм күрсәтүе, ныклы ир-ат җилкәсенә мохтаҗ хатын-кызларны һәм балаларны яклавы мөһим», — дип билгеләп үтте Вәлиева.

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсы Татарстанда 20 елдан артык төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән хатын-кызларны ачыклау һәм бүләкләү, үз шәһәре тормышында аларның активлыгын арттыру, гаилә, рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту һәм торгызу максатыннан үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100