news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа белән Әтнә театрлары бүген һәм иртәгә фестиваль кысаларында Мәскәүдә уйный

«Алтын битлек» театр премиясе экспертлары «Маска+» программасы өчен ил буенча унике спектакльне сайлап алган. Шуларның икесе – татар театрлары.

Буа белән Әтнә театрлары бүген һәм иртәгә фестиваль кысаларында Мәскәүдә уйный
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ике татар театры ике көн рәттән «Маска+» программасы кысаларында Мәскәүдә татар спектакльләре күрсәтәчәк. Әтнә һәм Буа театр коллективлары Мәскәү тамашачысы һәм театр белгечләре белән очрашырга әзерләнә.

Бүген Әтнә театры «Маска+» программасы кысаларында Театр Луны сәхнәсендә Анна Батуринаның «Фронтовичка» спектаклен тәкъдим итәчәк. Куючы режиссеры — Илсур Казакбаев.

Иртәгә Буа театры Мейерхольд үзәге сәхнәсендә Ркаил Зәйдулла хикәяләре буенча куелган «Абага» спектаклен күрсәтә. Куючы режиссеры — Егор Чернышов.

«Алтын битлек» театр премиясе экспертлары «Маска+» программасы өчен ил буенча унике спектакльне сайлап алган. Шуларның икесе – татар театрлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100