«Cалават» театры – Төмәндә

«Cалават» театры – Төмәндә

(Төмән, 3 март, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Кичә Төмән дәүләт филармониясенең 1200 кеше сыйдырырлык залында Салават Фәтхетдиновның «Салават» дип аталган театральләштерелгән концерты аншлаг белән үтте.

Төмән якларына һәр килгән саен Салават яңа программа белән килә. Бу юлы ул халыкның күңеленә кереп урнашкан, мәҗлесләрдә җырланмый калмаган җырларын күбрәк башкарса да, концертны төмәнлеләр яңа программа итеп кабул итте. Җырчының 10-15 ел элек башкарган популяр җырлары, сәхнәнең үзенчәлекле бизәлеше, җыр сүзләренең экранда яктыртылып баруы, тамашачының милли хисләренә аваздаш җылы сүзләр, уен-мәзәкләр - болар барысы бергә тамашачы күз алдына сагынылган күптәнге таныш дөнья булып та, яңалык булып та килеп басты. Төмән тамашачысы бик яратып карады бу концертны.

Салават Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында үзе укыткан шәкертләреннән II Татар халык җырын башкаручылар бәйгесе лауреаты Альберт Вәлиуллин белән җырчы Энҗе Шәймурзинаны, шулай ук Түбән Варта шәһәрендә туып үскән биюче Гөлнараны да алып килгән иде. Татарстанның атказанган артисты, баянчы Альфред Яхшимбетов һәм башка музыкантлар концертның музыкаль бизәлешен тәэмин иттеләр, Ядкарь Хәбибуллин аны уен-мәзәк белән бизәп алып барды.

«Салават» төркеме төмәнлеләр белән саубуллашып, өлкәнең Ноябрьски, Яңа Уренгой, Сургут һәм Түбән Варта кебек төньяк шәһәрләренә юл алды. Себер буйлап гастрольләрен «Салават» театры 12 мартта Тубыл шәһәрендә буласы концерты белән тәмамлаячак.