Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры «Киек каз юлы» шигырь кичәсенә чакыра
Композициянең авторы, режиссер һәм башкаручы — Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев.
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). 12 февральдә һәм 18 мартта Камал театрының Кече сәхнәсендә «Киек каз юлы» дип исемләнгән шигъри кичәнең премьерасы була.
Композициянең авторы, режиссер һәм башкаручы — Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Рәссам — Татарстанның халык рәссамы, Россиянең Атказанган рәссамы Сергей Скоморохов. Ут буенча рәссам — Ләйлә Мөхәммәтгалиева. Программада — классик һәм заманча шигъри әсәрләр яңгыраячак. Бу турыда Бөтендөнь татар конгрессы хәбәр итте.
Кичәдә Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова, классик гитара буенча халыкара һәм бөтенроссия конкурслар лауреаты Айдар Абдрахимов, халыкара һәм бөтенроссия конкурслар лауреаты Рөстәм Рафигуллин катнаша, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз