news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Камал театрының архитектура концепциясе тәкъдимнәрен кабул итү төгәлләнә

Җиңүченең исеме 17 февральдә матбугат конференциясендә игълан ителәчәк.

Бүген Камал театрының архитектура концепциясе тәкъдимнәрен кабул итү төгәлләнә
Владимир Васильев

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Бүген — 3 февральдә Камал театрының архитектура концепциясенә багышланган Ачык Халыкара бәйгедә катнашучылардан конкурс тәкъдимнәрен кабул итү тәмамлана.

«Финалга чыккан сигез команда әгъзалары 4 ай дәвамында Камал театрының Һади Такташ һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары киселешендә, Кабан күле ярында урнашачак яңа бинасының проектлары өстендә эшләде», дип хәбәр итә бәйгенең матбугат үзәге.

Оештыручылар әйтүенчә, архитекторлар функциональ биремгә туры китереп, барлык пунктларны да исәпкә алырга тырыша: театр труппасы өчен кирәкле бүлмәләр санын, сәхнә, репетиция заллары һәм оркестр чокырларын, өстәмә белем бирү һәм перформатив киңлекләрне, шулай ук заманча комфорт һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүче барлык техник бүлмәләрне дә проектларына кертәләр.

«Моннан тыш, конкурсантлар яңа бинаны шәһәр ландшафтына яраштырып кертүне һәм театрга керү юлының уңайлы урнашуын, җәмәгать транспорты тукталышларыннан җәяүлеләр агымы юнәлешен, район буенча хәрәкәт итүнең мөмкин булган сценарийларын, автомобиль кую урыннарын, биеклек буенча чикләмәләр һәм җир асты суларының дәрәҗәсен, ел фасылларының алышынуын, бинаның тышкы кыяфәтен һәм башка бик күп нәрсәләрне исәпкә алдылар», ди оештыручылар.

Экспертлар советы утырышы 15 февральгә билгеләнгән. Бәйгенең эксперт советы рәистәшләре — Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова һәм Камал Театры директоры Илфир Якупов.

16 февраль көнне Казан мэры Илсур Метшин рәислегендәге жюри әгъзалары иң яхшы өч проектны сайлап алачак һәм бер җиңүчене билгеләячәк. Ачык бәйгенең финалын онлайн трансляциядә карап булачак.

Җиңүченең исеме 17 февральдә матбугат конференциясендә игълан ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100