news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрына Татарстан Президенты гранты биреләчәк

Мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә Татарстан Республикасы Президенты грантларын бирү турында Указга кул куелган.

Тинчурин театрына Татарстан Президенты гранты биреләчәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Татарстан Президенты грантлары алучы мәдәният учреждениеләре исемлегенә Тинчурин театры да кергән. 

Мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә Татарстан Республикасы Президенты грантларын гамәлгә кую турындагы Указга 27 гыйнварда кул куелган. 

Грантлар өчен ел саен Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп биреләчәк акчаның гомуми суммасы 349 358, 4 мең сум, диелгән Указда. Грантларны бүлеп бирү ТР Министрлар Кабинетына йөкләнгән.

Мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә Татарстан Президенты грантларын алучыларның тәкъдим ителгән исемлегендә тугыз мәдәният оешмасы бар. 

Президенты гранты алучы оешмалар: ТР Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт симфоник оркестры, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле, «Татаркино» оешмасы, Тукай исемендәге дәүләт филармониясе, Камал театры, Качалов театры, Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры һәм Тинчурин театры.

Әлеге грантлар мәдәният учреждениеләренә 2007 елдан бирле бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100