news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театрында «Хуш авылым» спектакленең икенче өлеше тәкъдим ителә

Спектакль 12, 13 һәм 14 февральгә планлаштырылган.

Камал театрында «Хуш авылым» спектакленең икенче өлеше тәкъдим ителә
архив/Владимир Васильев

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). 12, 13 һәм 14 февральдә Камал театрының Кече залында «Хуш, авылым. Хыял» спектакленең премьерасы була, дип яза театрның матбугат хезмәте.

Спектакльнең авторы һәм режиссёры — Айдар Җаббаров. Рольләрдә: Татарстанның атказанган артистлары Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, шулай ук, яшь артистлар Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Эльвир Сәлимов, Алинә Мөдәрисова, Алмаз Борһанов һәм Гүзәл Гюльвердиева.

«Хуш авылым. Хыял» дип аталган икенче өлештә спектакль авторлары тарафыннан җыелган документаль мәгълүматларга нигезләнгән эчтәлек һәм беренче кисәктәге заман татар авыллары, аның кешеләре, үткәне, киләчәге, якты киләчәк хакындагы хыялларга бәйле истәлекләр хакындагы сөйләшүләрнең дәвамы урын алачак, дип хәбәр иттеләр театрның матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot