news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиянең Шыгырдан авыл җирлегендә татар мәктәпләре арасында иҗади бәйге үткәрделәр

Җиңүчеләр Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе дипломнары, медальләре белән бүләкләнде.

Чувашиянең Шыгырдан авыл җирлегендә татар мәктәпләре арасында иҗади бәйге үткәрделәр
tatar-congress.org

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Чувашиянең Шыгырдан авыл җирлегендә «Туган ягым моңлы ягым!» дип исемләнгән фестиваль форматында фәнни-гамәли конференция узды. Шулай ук татар мәктәпләре командалары арасында иҗади конкурс һәм Чувашия татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте бүләкләренә волейбол буенча турнир үткәрделәр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Әлеге чара Чувашиянең һәм Татарстанның 100 еллыгына, Шыгырдан районының 90 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Фестивальне Чувашия татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте, Чувашия мөселманнары Диния Нәзарәте, Батыр һәм Шыгырдан авыл җирлеге, республиканың «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы оештырды.

Батыр районы администрациясе башлыгы Рудольф Селиванов үзенең сәламләү сүзендә муниципаль берәмлек территориясендә туган як хакына күп милләтле һәм күпконфессияле батыр халкы күпгасырлык дус һәм тату гомер кичерүен, районның уңышлы үсеше һәм һәр гаиләнең иминлеге гарантиясе булуын әйтте.

Активист-педагогларга, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды. Иң яхшы иҗат коллективлары, башкаручылар I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр.

Шулай ук профессор Ә.Феизов исемендәге Шыгырдан урта мәктәбе базасында Чувашия Республикасы татарлары автономиясе бүләкләренә мәктәп командалары һәм өлкәннәр арасында волейбол буенча турнир үткәрелде. Монда Чувашия Республикасының татар мәктәпләренең мәктәп командалары һәм татар авылларының өлкәннәр командалары катнашты.

Барлык катнашучылар да Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе дипломнары, медальләре белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100