Juna төркеменең яңа клибы чыкты

Һади Такташ сүзләренә иҗат ителгән "Урман кызы" җырын төркем индифолк стилендә башкара.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Алинә Минневәлиева). Әлеге клипны музыкаль төркем 2016 елның август аенда Боровое Матюшино бистәсендәге дачада төшергән.

“Беренче миниальбомыбыз өчен Һади Такташның әсәрен сайлап алуыбыз “БикаФЕст” республика конкурсында катнашу белән бәйле, шуңа без татарча җыр эзләдек. Ул вакытта вокалчы Ания белән бу әсәрнең классик эшкәртелүен ишеттек. Ләкин без аны башкача эшкәртеп, заманчалаштырырга теләдек”, – дип сөйләде Juna төркеменең бэк-вокалчысы, укулел, металлофонда уйнаучы Александра Мостафина.

Аның әйтүенчә, клипта Такташ образын башкача тәкъдим итәргә теләгәннәр. Әгәр поэмада урман кызы кеше буларак сурәтләнсә, клипта ул мифологик образ булып күрсәтелә. Төшерү процессында көймәләрдә төшкәннәр, шулай ук квадрокоптердан да төшергәннәр.

Juna төркеме Россия шәһәрләре буйлап гастрольгә чыга. Мәскәүдә, Чебоксарда булырга өлгергәннәр. Тиздән Омскига барырга җыеналар. Әлеге төркемнең аудиториясе – 18-30 яшьлекләр.

Шушы көннәрдә интернет челтәрендә музыкаль төркемнең ике яңа җыры да пәйда булды. “Иртә”, “Галәмнәр” дигән җырлары Габдулла Тукай һәм яшь шагыйрә Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә иҗат ителгән.

Беренче миниальбом өчен – Такташ, икенчесе өчен Тукай һәм Миңнуллина шигырьләре алынган. “Тукайның әсәрләреннән бик озак сайладык. Ә Йолдыз Миңнуллина белән аерым сөйләшү булды. Яшь шагыйрә белән без инде күптәннән аралашабыз, аның чыгышларын да тыңлаганбыз бар. Тукайны сайлавыбыз да юкка түгел, чөнки бөек татар шагыйренең шигырен аласы килде. 

Juna төркеме катнашучылары күбесе – руслар. Ләкин бу аларга татар телендә иҗат итәргә комачауламый. “Музыкаль төркемебез катнашучыларының күбесе Татарстаннан түгел, Россия төбәкләреннән. Junaда бары тик вокалчы һәм гитарачы гына татарча сөйләшә белә. Безгә татар телендә җырлау бик ошый. Казанда бу аеруча бик актуаль. Җитмәсә, мондый стильдә (индифолк стиле – авт.) башка беркем дә эшләми. Татар телендә җырлау бик авыр түгел, әмма акцент сизелә. Шул ук вакытта безне башка халыклар бик яратып кабул итә. Алар хәтта татар телендә шулай җырлар башкаруына шакката”, – ди Juna төркеменең бэк-вокалчысы Александра Мостафина.

Төркемнең катнашучылары татар теленә өйрәнә башлаган. Александра үзе башта бу телне бөтенләй белми. Әмма, төркемгә килеп кергәч, хәзер сөйләм телен аңлый башлаган.