Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Этнологларның еллык эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды
Этнологларның еллык эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Дания Моисеева). Кичә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнология бүлеге фәнни хезмәткәрләре еллык эш нәтиҗәләренә йомгак ясады. Анда этномәдәнияткә кагылышлы теоретик мәсьәләләр һәм аерым этносларны өйрәнү турында сүз барды.
Мәсәлән, фәлсәфи фәннәр кандидаты Гүзәл Макарова «Россиядәге бүгенге социологик дискурста этнокультура проблемасы» дигән докладында үзәк һәм төбәк мөнәсәбәтләренең милли-мәдәни сәясәткә һәм этник мәдәнияткә йогынтысы турында сөйләде. Лилия Сәгыйтова да глобализация контекстындагы этник проблемаларга багышланган чыгыш ясады.
Тарих фәннәре кандидаты Фәридә Шәрифуллина керәшен татарларының традицион мәдәниятендә мәҗүсилек күренешләрен тикшергән. Керәшеннәрдә «җаңгыр келәве» (яңгыр теләү), ут куйдыру (утка корбан китерү), «җаңгыр боткасы» кебек йолалар әле дә сакланып калган. Утырышта шулай ук Казан татарлары киемнәре, Кырым татарларының демография мәсьәләләре, татар ханлыклары чорындагы дәүләт сәясәте кебек темаларга да чыгышлар ясалды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз