news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының Сәйдәшев исемендәге балалар музыка мәктәбенә 82 млн сумга ремонт ясалган

Әлеге бина «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзекләндерелгән.

(Чаллы, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллының Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы балалар музыка мәктәбе бинасына 82 млн сумга ремонт ясалган. ТР Мәдәният министрлыгы журналистларга Чаллыда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзекләндерелгән биналарны күрсәтте. 

Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы балалар музыка мәктәбе мәдәният идарәсенә караган биналар арасында иң авыр хәллесе булган. Әлеге бина «Мәдәният» милли проекты программасына кертелгән. Софинаслау кысаларында акча федераль һәм республика чыганакларыннан бүленгән. 

Ике катлы бинаның фасады җылытылган һәм яңартылган, җылылык, электр һәм вентиляция системасы, сантехника алыштырылган, түбә ябылган. Мәктәпнең 112 урынлык зур һәм 60 урынлык кече заллары бар. Әлеге залларга капиталь ремонт ясалган, җиһаз алыштырылган. 

Музыка мәктәбе 1981 елда ачылган. 1990 елда аңа Салих Сәйдәшев исеме бирелгән. Мәктәп директоры Ольга Абулева ремонтны мәктәпнең юбилеена зур бүләк дип атады. 

Хәзер мәктәп алдында торган зур проблема — аны музыка кораллары белән тәэмин итү. Чаллы мәдәният идарәсе бу юнәлештә эш бара дип ышандырды. 

  • Мәктәптә 17 белгечлек буенча укытыла. Мәктәптә 39 ел эчендә 2000нән артык бала укып чыккан. 2017-2020 елларда музыка мәктәбе укучылары 240 конкурста катнашып, 747 җиңү яулаганнар.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100