news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсе районының «Йолдызчык» ансамбле җиңү белән кайтты

Казанда XI россиякүләм «Туым Жондозы» — «Рождественская звезда» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды.

Балык Бистәсе районының «Йолдызчык»  ансамбле җиңү белән кайтты
http://rsloboda-rt.ru/

(Балык Бистәсе, 3 гыйнвар, «Татар-информ», «Авыл офыклары»). Казанда XI россиякүләм «Туым Жондозы» — «Рождественская звезда» бәйгесе җиңүчеләре 2 февраль көнне билгеле булды. Балык Бистәсе районының «Йолдызчык» ансамбле җиңү белән кайтты.

«Бу безнең генә җиңү түгел, бу авылдашларның да зур җиңүе», — дип белдерде Казаклар Чаллысының фольклор коллективы җитәкчесе Сергей Новиков.

Керәшен җырларын башкаручылар арасында Мамадыш районы Колышчы авылыннан Ангелина Солганова гран-прига лаек дип табылды. Икенче гран-при Балык Бистәсе районы «Йолдызчык» фольклор коллективына тапшырылды.

«Бу җиңүебезгә без бик шат. Җиңүчеләр булырбыз дип ышанмаган да идек. Бөтен халкыбызга, авылдашларыбызга зур бүләк булды «Туым Жондозы”ндагы чыгышыбыз. Бу безнең генә җиңү түгел, бу авылдашларның да зур җиңүе», — диде Казаклар Чаллысы авылының «Йолдызчык» ансамбле җитәкчесе Сергей Новиков.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100