news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар альтернатив музыкасы концерты беренче тапкыр «Ак чәчәкләр» бульварында узды

Парклар һәм скверлар дирекциясе ачык һавада шәһәр яшьләре өчен кышкы концертлар оештыра.

Татар альтернатив музыкасы концерты беренче тапкыр «Ак чәчәкләр» бульварында узды
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген кичке сәгать биштә «Ак чәчәкләр» бульварында татар альтернатив музыка концерты булды.

Казан шәһәре парклар һәм скверлар дирекциясенең арт-директоры сүзләренә караганда, мондый концерт инде 3 нче тапкыр үткәрелә.

«Без шәһәр парклары һәм скверларында төрле форматтагы чаралар үткәрәбез. Бүгенге концертны TAT CULT LAB/music белән берлектә оештырдык. Әлеге концертыбыз нәкъ менә яшьләр өчен. Безнең аларга паркларда да күңелле итеп ял итәргә була икәнен күрсәтәбез килә», — ди Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясе арт-директоры Дарья Куракова.

Концертны Анастасия Макарова ачып җибәрде. Аннан чод TAT CULT LAB иҗат лабораториясе катнашучылары чыгыш ясады. Рәдиф Кашапов үзенең «Кайнар» төркеме белән «Чәкчәкле киләчәк», «Китмә Казаннан» кебек җырларын тәкъдим итте. Фәүзия Кадырова башкаруындагы «Яңалыклар», «Син бары ышан» җырларын тамашачы яхшы кабул итте.

«Экшн мэн крю» төркеме татар биюенә брейк-данс элементларын кушып бик кызыклы номер башкарды.

«Халык биюенә заманча элементлар кертү үзенә күрә бик кызыклы, шәп эксперимент. Кыен, авыр булган вакытлар да булды. Бу номерны без инде күптән эшләгән идек. Татарстанда халык аны бик яратып кабул итте. Алга таба сюжеты булган концерт әзерләргә дигән хыялыбыз да бар безнең», — диде «Экшн мэн крю» төркеменнән Илья Рузавин.

Көннең суык, җилле булуына карамастан, концерт бик җанлы, җылы үтте. Бирегә җыелган халык рәхәтләнеп кушылып җырлады, кул чапты. Алып баручы тамашачыны биетеп тә, уйнатып та алды.

TAT CULT LAB / музыка — ул яшь композиторлар, аранжировка ясаучылар, саунд-продюсер, битмейкер, музыкант һәм шагыйрьләр өчен уздырыла торган Татарстандагы беренче лаборатория.



Галерея: Ак чәчәкләр бульварында заманча музыка концерты
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100