news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тел комиссиясе игълан иткән ябык әдәби конкурска унбиш роман кабул ителгән

Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы ун номинациядә үткәрелә.

Тел комиссиясе игълан иткән ябык әдәби конкурска унбиш роман кабул ителгән

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән ябык әдәби конкурс комиссиясе «Роман» номинациясенә килгән әсәрләрне укый башлады.

«1 декабрьгә кадәр романнарны кабул иттек. Алар комиссия әгъзаларына таратылды. Һәр әсәрне февральгә кадәр өчәр кеше укыячак», — диде конкурсны уздыру өчен җаваплы дип билгеләнгән «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Ул жанры күрсәтелмичә килгән ике-өч әсәрнең жюри карары буенча «Роман» дип билгеләнүен ассызыклады.

«Барлыгы 15 роман килде. Дөресен генә әйткәндә, бу бик зур күрсәткеч. Әйтик, бөтенесе яхшы булган очракта, бу „Казан утлары“ өчен дүрт еллык материал», — диде баш мөхәррир.

Рөстәм Галиуллин проза жанры буенча жюри әгъзаларының һәр әсәрне укырга алынуын әйтеп узды. Әлегәчә бәхәсләр баруын әйтте, ләкин шушы берничә көн эчендә җиңүчеләр билгеләнәчәген вәгъдә итте.

Ябык әдәби конкурсның «Роман» жанрында көч сынашачак әсәрләр:

1. Иса Хирасима Нагасакиевич. «Сихри боҗра»

2. Авыл-Мәркәз."Фәхрине үтереп ташладылар»

3. Елъязмачы. «Шәһри Казан кыйссасы»

4. Әкрәм. «Яугир»

5. Сабирулла. «Урда ханы Үзбәк»

6. Рәҗәп. «Ачылмаган сер»

7. Гыймади. «Килер бер көн»

8. Биккол. «Сыналу»

9. Әлмирә. «Әлмирәнең хәтере ачыла»

10. Мартин. «Кичерү юк»

11. Әлиф Кирмән. «Бер сәгатьтә ничә мизгел?..»

12. Азамат Магамуров. «Алтын урда кешеләре».

13. Кара малай. «Мөфтине үтерергә»

14. Исмәгыйль. «Бәхет исе».

15. Аваздаш. «Казан серләре»

«Роман» номинациясендә җиңүчеләргә каралган премия суммалары:

I урын — 500 000 сум

II урын — 400 000 сум

III урын — 300 000 сум

Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан әдәби конкурс игълан ителгән иде. Конкурс ябык форматта үтә. Авторлар анда псевдоним белән катнаша.

Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы ун номинациядә үткәрелә. Болар — роман, повесть, хикәя, поэма һәм шигырь жанрлары. Шулай ук, повесть, хикәя һәм шигырь жанрының үсмерләр әдәбиятына караганы аерым номинация булып бара. Хикәя һәм шигырь жанрының балалар әдәбияты номинацияләре дә бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100