Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илдар Ягъфәров Татарстанда Кино фонды оештырырга тәкъдим итә
Илдар Ягъфәров Кино фондының бюджеты 120 миллион булырга тиеш дип фаразлый.
Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров Татарстанның Кино фондын оештырырга тәкъдим итә.
«Безнен һәр иҗатчыбыз кино төшерергә акча табу өчен төрле җитәкчеләргә хат яза. Бөтенесе бер капканы кагарга тиеш — Кино фонды аша үтсен иде», — диде Илдар Ягъфәров ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасында кинематография үсеше турындагы түгәрәк өстәл утырышында.
Илдар Ягъфәров Кино фондының бюджеты 120 миллион булырга тиеш дип фаразлый. Кинорежиссёр фикеренчә, бу акчага елына 3-4 яхшы фильм төшереп булыр иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз