news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген «ISTELEK» иҗади берләшмәсе Татарстан буенча концертларын башлый

Тамашачылар татар, рус, башкорт, удмурт, мордва, мари, керәшен, чуваш мәдәнияте белән таныша алачак.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Бүген, 2 декабрьдә, 18.00 сәгатьтә Лаеш шәһәре мәдәният йортында «ISTELEK» иҗат берләшмәсенең беренче концерты була.

«ISTELEK» (истәлекләр) — этно-фьюжн юнәлешендәге музыкаль төркемнәрнең иҗади берләшмәсе. Концерт программасында Татарстанның фольклор һәм электрониканы органик рәвештә берләштереп, заманча музыкаль юнәлештәге иҗат итүче популяр башкаручылары катнаша. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Программада:

  • «Zakaria» күпмилләтле яшьләр фолк-төркеме;
  • Удмурт телендә автор-башкаручы Shoner Paul автор-башкаручы;
  • Заманча татар музыкасын андеграунд стилендә башкаручы Илгиз Шәйхразиев;
  • Популяр Казан диджее Malsi Music;
  • Алмаз Асхадуллин CYBERTAT проекты белән.

Концерт программасы кысаларында интерактив программа уздыру планлаштырыла. Алар тамашачыларны Татарстан халыкларының туган телләре белән таныштыра.

Тамашачылар татар, рус, башкорт, удмурт, мордва, мари, керәшен, чуваш мәдәниятен күрә алачак.

Киләсе концерт Кукмара районында  10 декабрьдә (19:00), Чүпрәле районында  18 декабрьдә (18:00) була, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100