Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зифа Кадыйрова әсәре буенча төшерелгән «Сөмбел» фильмының премьерасы Казанда була
Әлеге фильмны Татарстан һәм Үзбәкстан кинематографистлары Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың — мин булмам» әсәре буенча төшергән.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Казанда үзбәк киносы көннәре кысаларында 5 декабрьдә «Мир» кинотеатрында Татарстан һәм Үзбәкстан кинематографистлары Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың — мин булмам» әсәре буенча төшергән «Сөмбел» фильмының премьерасы була. Бу турыда Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
18:00 сәгатьтә башланачак чарада Үзбәкстаннан килгән кунаклар — фильмның продюсеры Улугбәк Абдуллаев һәм картинаның төп героинясы Сабина Асанова да катнашыр дип көтелә. Картина сюжеты буенча Сөмбел һәм Булат бер-берсенә гашыйк була, аларның баласы туа. Әмма Булат аларның хисләренә хыянәт итә. Сөмбел аны гафу итә алмый һәм нәни улын алып, Бохарага туганнары янына китә…
Үзбәк киносы көннәре 4-6 декабрьдә уза. 4 декабрьдә 18.30 сәгатьтә чараның тантаналы ачылышы була. Анда тамашачыларга чын вакыйгаларга нигезләнгән «Сто один» фильмы тәкъдим ителә. Ул Әнвәр Иргашев белән Юлия Медведовскаяның шул ук исемдәге романы буенча төшерелгән. «101» — ул серле фактлар һәм 101нче үзбәк героеның батырлыгы турындагы фильм.
6 декабрьдә 18:00 сәгатьтә Илхом Мөхәммәдиброхимовның «Полет» фильмы була. Драма картинасында вакыйгалар хронологиясен төзергә һәм үзен хөкем иткән җинаять сәбәбен аңларга, фаҗигадә гаепле кешене ачыкларга тырышучы герой турында сөйлиләр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз