news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Борынгы Уфа» тарихи фестиваленә төрле һөнәрчеләр җыелачак

Башкортстан башкаласындагы фестивальдә чүлмәкче, тимерче, ювелир, күн эшләнмәләр әзерләү буенча белгечләр катнаша.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). 9 декабрьдә Уфада «Россия — минем тарих» мультимедиа паркы базасында ел саен үткәрелә торган «Борынгы Уфа» тарихи фестивале була. Бу көнне тарихи парк мәйданчыгына төрле һөнәр осталары җыелачак. «Башинформ» шул хакта хәбәр итә.

Алар арасында чүлмәкче, тимерче, ювелир, күн эшләнмәләр әзерләү буенча белгечләр бар. Шулай ук мавыктыргыч остаханәләр оештырылачак. Фестиваль онлайн һәм офлайн форматларда узачак.

Чараны «Самрау» мәдәни мирасны саклау фонды һәм «Борынгы Уфа» республика тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы оештыра. Югары уку йортлары студентлары арасында тарихи квест оештырылачак. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

«Мин Уфаны танып беләм» проекты кысаларында Уфаның сәнгать мәктәбендә укучылары арасында плэнер узды. Яшь рәссамнар Башкортстан башкаласының тарихи үзәгендә урнашкан архитектура мирасы объектларын ясады.

Әлеге чаралардан соң «Мин Уфаны танып беләм» видеофильмын әзерлиләр, аны Башкортстанның Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе, «Борынгы Уфа» музей-тыюлыгы сайтларына һәм социаль челтәрләргә куячаклар, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100