news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТӨРКСОЙ оешмасы 2020 елны төрки дөньяда Абай Кунанбай елы итеп игълан итте

2020 елның август аенда бөек мәгърифәтче, казах язма әдәбиятына нигез салучы Абайның тууына 175 ел тула.

ТӨРКСОЙ оешмасы 2020 елны төрки дөньяда Абай Кунанбай елы итеп игълан итте
ТӨРКСОЙ

(Истанбул, 2 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Ош шәһәрендә үткән ТӨРКСОЙ төрки халыклар мәдәнияте оешмасының 37нче даими шурасы 2020 елны төрки дөньяда Абай Кунанбай елы итү турында карар кабул иткән. Бу турыда ТӨРКСОЙ оешмасы матбугат үзәге хәбәр итә.

Алдагы елны Абай Кунанбай елы итеп игълан итү тәкъдиме белән Казахстан мәдәният һәм спорт министры урынбасары Нуркиса Дауешев чыккан.

ТӨРКСОЙ оешмасы бу карарның бөек казак зыялысы Абай Кунанбайның тууына 175 ел тулу уңаеннан кабул ителүен белдерә.

Абай Кунанбай (1845-1904) - казах халкының язма әдәбиятына нигез салучы һәм аның беренче классигы, мәгърифәтче, фикер иясе, җәмәгать эшлеклесе. Ул ялкынлы шагыйрь булу белән бергә композитор буларак та таныла. Абай беренчеләрдән булып Байрон, Гёте, Крылов, Лермонтов, Пушкин әсәрләрен туган теленә тәрҗемә итә. Казах халкына рус мәдәниятен танытуга зур тырышлык куя. Ул - ислам нигезендә Европа мәдәнияте белән якынаюны алга сөргән мәдәният реформаторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100