news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербург тамашачысына «Әлиф» спектакле тәкъдим ителде

Әлеге спектакль «Алтын битлек» театраль премиясенең өч номинациясенә лаек булды.

Санкт-Петербург тамашачысына «Әлиф» спектакле тәкъдим ителде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). «DAIRAFEST» Көнчыгыш Халыкара сәнгать фестивале барган көннәрдә Санкт-Петербургның «Скороход» мәйданчыгында «Әлиф» спектакле - «Алтын битлек» театраль премиясенең өч номинациясенә лаек булган әсәр, татар язуы турында перфоманс тәкъдим ителде. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әлиф» спектаклен сәхнәгә куючылар тән теле һәм татар җыры аша халык тарафыннан «онытылган» мәдәни катламга үтеп керергә, хәзерге вакытта инде онытылган мәдәнияткә күз салырга омтылыш ясаган. Чөнки бүген күп кенә кешеләр җайлаштырылмаган шигырь текстын укый һәм аның мәгънәсенә төшенә алмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot