Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ркаил Зәйдулла: Марат Закир шагыйрь Дәрдемәнднең иң тугры дәвамчысы
Казанда шагыйрь һәм журналист Марат Закирның юбилее уңаеннан иҗат кичәсе үтте.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Марат Закирны Дәрдемәнднең дәвамчысы дип атады. Бу хакта ул Марат Закирның 50 яшьлек юбилеена багышланган «Фани дөнья хикмәтләре» дип аталган иҗат кичәсендә әйтте.
Күптән түгел генә Дәрдемәнднең юбилее булып узды, аның давамчылары булырга теләүчеләр дә шактый. Дәрдемәнднең иң тугры дәвамчысы Марат Закир дип уйлыйм. Татар поэзиясенә зур йогынты ясады ул. Марат Закир белән аралашып яшәдек. Дардемәнд һәр метафора, эпитетка игътибар итсә, Марат Закир да символларны яратып куллана», — диде ул.
«Әмма ул үзенең иҗатына бик таләпчән. Марат Кәбир, Рөстәм Сүлти, Рәмис Аймәт, Марат Закир бер буын булып татар әдабиятына килеп керделәр. Киләчәктә без Маратның иҗат җимешләрен күрербез дип ышанам», — диде Ркаил Зәйдулла.
Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Марат Закирның каләме аша яшь язучыларның иҗатлары тикшерелүен әйтте. «Ул татар әдәбияты буенча консультант. Тоя, ярата белә торган, кеше белән уртак тел таба алган кеше ул. Марат педагогика институтын бетергәннән бирле журналистикага каләмен ныклап керткән кеше», — диде рәис.
Данил Салихов юбилярга киләчәктә зур уңышлар теләде, аның Әфганстан җирләрендә сугышта булып кайткан кеше булуын, бүгенге көндә татар әдәбиятына тугрылыклы хезмәт итүен билгеләп узды.
Филология фәннәре докторы Рифат Сверигин Марат Закир педагогия институтына килгәч, кызлар тырышып укый башлаганын искә төшерде. «1980 елларда пединститутта укытучылар әзерләнә иде. Марат яшүсмер чагында безнең аудиториядә пәйда булды. Уку-укыту процессы җанланып китте, кызлар тырышып укый башлады» — диде ул.
«Аны язучы дип әзерләү уемда да юк иде. Бөтен яктан сәләтле кеше ул. Студент чакта иҗат белән каты шөгыльләнә башлады. Дәрес бетүгә „Шәһри Казан“ газетасына эшләргә чаба иде. Соңыннан „Идел“ журналына күчте», — дип сөйләде Рифат Сверигин.
Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех җиде оныгына да Марат Закирның шигырьләрен укуын, татар әдәбиятын күзәтеп баруын әйтте. «Синең шигырьләреңне оныклар русчага да тәрҗемә итә», — диде ул. Соңыннан җырчы тамашачыларга баянга моңлы җырларын бүләк итте. Марат Закирга Мамадыш районы башлыгының беренче урынбасары Марат Хуҗаҗанов Анатолий Иванов исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.
Марат Закиров 1969 елның 27 апрелендә Мамадыш районы Дусай авылында туа. Беренче әсәрләре татар балалар матбугатында 1983 елдан басыла башлый. Хикәяләре, повестьләре, шигырьләре аша билгеле. «Канлы болыт» хикәясе «Татар хикәясе антологиясе»ндә, ике хикәясе «Современная татарская проза» антологиясендә басылган. 2005 елда «Кояшлы төн» беренче шигырләр китабы дөнья күрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз